Айза галиева
айза галиева
айза галиева
Вернуться назад
ТМТВ каналының «Балалы солянка» тапшыруында яшь җырчы Айза Галиева башкаруында «Таң җыры»ның премьерасы чыкты. Җырның клибы да бик матур итеп төшерелгән.
Разил Вәлиев сүзләре, халык көе.
Уңда юллар, сулда юллар.
Юлларга кемнәр чыгар?
Таңда егет җырлап узса,
Кыз күңеле ничек чыдар?
Егет китәр еракларга,
Эзләрен яңгыр юар.
Кыз, көн саен чиләк асып,
Авыл башына чыгар.
— Көтмә, — дип үртәр кызлары,
Аның күңеле чуар.
Яңгыр түгел, күз яшьләре
Кызның иренен юар.
Уңда юллар, сулда юллар…
Кайтмыйча ничек чыдар?!
Таңда егет җырлап кайтыр,
Кыз йөгереп каршы чыгар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Видео представлено сообществом "Иң шәп татарча җырлар"vk.com/TatarchaMusic
Мы на сайте "Одноклассники": https://ok.ru/tatarchamusic
Айза Галиева - "Эрбет"
Татар халык җыры.